Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөрес тәрбияләнгән бала – ата-анасын бәхетле итә

Мөселман даирәләрендә мондый гыйбарә бар: «Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңдерелгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда беренче тапкыр басылган».

Әгәр дә белмәгән булсагыз, без татарлар – мөселманнар арасында беренче булып 1803 елда Коръән бастырган халык.

Яшел Үзән шәһәре һәм районында ел саен балалар арасында Коръән уку бәйгеләре уздыру күркәм гадәткә керде. Узган атнаның якшәмбе көнендә «Тарихи» мәчеттә шәһәрдә яшәүче балалар арасында күләмле дини бәйге булып, Ислам юлына баскан яшь буын үзенең осталыгын һәм белемен күрсәтте.

Иртәдән үк иман йортында төрле яшьтәге балалар җыела башлады. Барысының да уе бер – ел буе өйрәнгән белемнәрен күрсәтү һәм, әлбәттә инде, бәйге булгач, җиңү. Иң әүвәл мөхтәсибебез Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм Казаннан чакырылган Коръән хафизларның остазы Мөхәммәд Ризо балаларга вәгазь укыды. Үтемле сүзләре егет-кызларның йөрәкләренә сеңәр дип ышанасы килә.
Быелгы мәртәбәле бәйгегә 36 бала теркәлгән, әмма, ни кызганыч, бәйгегә 28е генә килә алган. Шулай да, Аллаһка шөкер, дингә тартылучылар күбәеп, киләчәк буынның иманлы булачагына ышаныч арта.

– Оештыру эшендә күп көч куйган мәчетебезнең яшь егетләренә чиксез рәхмәт сүзләрен белдерәм, – ди Яшел Үзән районының мөхтәсибе ГАБДЕЛХӘМИТ хәзрәт. – Үзләре инициативаны белдереп, бәйге уздыру мөрәҗәгате белән минем яныма килделәр. Матди яктан булышучы иганәчеләрне табып, биремнәрне әзерләп, барысын да үз җилкәләренә алдылар. Рәхмәт аларга!
Мондый бәйгеләр уздыру бик мәшәкатьле булса да, оештыручылардан искиткеч зур эшләр таләп итсә дә, нәтиҗәсе күз алдында. Бу чарага бик күп мәгънә салынган бит.


Тамчы тамып, ташны тишә, дигән халык әйтеме монда бик урынлы. Бу балалар тәрбияле булып, дин аша халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп үсә. Әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар да «Коръән уку бәйгесе» балага бар яктан да ярдәм итә дип саный.

 

Әхлак һәм тәрбия ягын әйтеп тә тормыйм инде, Коръән нигезләрен, аятьләр һәм сүрәләр өйрәнгән бала мәктәптә башка фәннәрдән дә яхшы укый, чөнки ул хәтерен ныгыта, фикерләү сәләтен арттыра, – ди, бәйгене оештырыр­га көч куйган әтиләрнең берсе Вильдан Арсланов.
 

Катнашучылар 4 төркемгә бүленгән иде: 7-10 һәм 11-14 яшьлек малайлар һәм кызлар.

Төп оештыручы Дмитрий Сысоев мөселман дине баганаларына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышына, эшчәнлегенә һәм, гомумән, Исламга кагылышлы башка сораулар әзерләгән. Жюри кырыс, әмма шул ук вакытта, бик гадел иде. Әти-әниләр һәм зурларның балалар яныннан чыгуларын үтенделәр, ә конкурсантларга бик тыныч, бер тавыш та чыгармый утырырга кушылды. Сорауларны бары тик кул күтәреп кенә бирергә рөхсәт ителде. Бу үзенә күрә җитди бер сынауга әзерлек булды кебек, мәсәлән –
БДИга.

Конкурсның җиңүчеләре язма сораштыру, электрон тест һәм телдән викторинаның өч этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнде.
 

7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге малайлар төркемендә 16нчы мәктәп укучысы Әмир Минһаҗев җиңде. Призерлар – Мөхәммәт Хәкимов (16нчы мәктәп) һәм 9нчы лицейдан Аяз Шәйхуллин.

Икенче, зуррак малайлар төркемендә, өч конкурс буенча гомуми баллар нәтиҗәсе буенча Гомәр Нуруллин беренче булды. Әлеге номинациядә 1нче лицейдан Камал Данчин, 11нче мәктәптән Ибраһим Мамажанов һәм 16нчы мәктәптән Рәхим Низамов призерлар дип игълан ителде.

 

7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге кызлар арасында Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Әдилә Габдрахманова җиңүче булды. Призерлар –5нче гимназиядән Сәминә Нуруллина, Ясминә Арысланова, Сафия Нуруллина.


Кызлар арасында зурлар төркеме җиңүчеләре икәү – 16нчы мәктәптән Рәйханә Хәкимова һәм 9нчы лицейдан Әминә Шәйхуллина. Призерлар – 16нчы мәктәптән Сафия Хәкимова һәм 11нче мәктәптән Мөслимә Дусматова.

Барлык катнашучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Шушы бәйгегә китергән әти-әниләргә, балаларда Ислам диненә мәхәббәт уяткан хәзрәтләргә, мәктәпләрдә гаммәви белем бирү белән беррәттән дин белемен дә өйрәткән мөгаллимәләргә мең рәхмәтләр әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев