Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Документны өйдән чыкмыйча да алырга була

Хезмәттәшләремнән хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмәгә заказ бирер­гә, алырга һәм распечаткасын өйдә ясатырга була дип очраклы рәвештә ишеттем. Бу шулаймы? Ул нинди срокта ясала? Г.Артемьева.

Сорауга Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең  мәгълүмат бүлекчәсе өлкән инспекторы Марат Заһидуллин җавап бирә:


– Әйе, электрон документлар хәзер халык арасында бик популярлашты. Шуңа күрә  андый белешмәгә  сез  өйдән чыкмыйча гына Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр  порталында  электрон формада заказ бирә һәм бастырып ала аласыз.
Бердәм дәүләт хезмәтләре (ЕГПУ) порталында  кулланучы буларак теркәлгән кешегә әлеге хезмәтне алу өчен порталда  электрон формада гариза формасын тутырырга һәм РФ гражданины паспорты сканын җибәрергә кирәк.
Бөтен мәгълүматлар тикшерелгәннән соң,  30 календарь көн эчендә РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең санлы имзасы куелган документ  ЕГПУда гариза бирүченең шәхси кабинетына  киләчәк.
Документның мондый электрон варианты  юридик көчкә ия булып, таләп ителгән урында кабул ителә ала.

Лилиана Славкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: документы распечатка