Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөньяның кешегә мөнәсәбәте турында

Бер шәкерт остазыннан сораган:

– Әйтегез әле, дөнья безгә дошманмы, әллә ул кешегә яхшы мөнәсәбәттәме?
– Мин сиңа хәзер дөньяның кешегә карата мөнәсәбәте турында гыйбарә сөйлим, – дигән остаз.
«Күптәнге заманнарда бөек падишаһ яшәгән һәм матур сарай төзергә боерган. Анда искитәрлек нәрсәләр бик күп булган. Шуларның берсе – идәне-түшәме һәм бөтен диварлары, хәтта ишеге дә көзгедән генә торган зур бер бүлмә ди. Көзгеләр бик тә чиста һәм якты икән, кергән кеше каршында көзге булуына ышанмаган да, алар бик төгәл күрсәткән. Моннан тыш, әлеге бүлмәнең диварлары шулай эшләнгән ки, кайтавазы да бик чиста булган. «Син кем?» – дип сорасаң, төрле яктан: «Син кем? Син кем? Син кем?» – дигән җавап ишетәсең. Бервакыт бу бүлмәгә бер эт йөгереп кергән һәм шаккатып, уртада туктап калган – аны бөтен яклап, аслап-өсләп эт көтүе урап алган. Эт, үзен яклау максатыннан тешләрен ыржайткан һәм тирә-ягындагылар да аңа шулай җавап биргән. Бик тә куркып, ул өрә башлаган. Кайтаваз аның өрүен кабатлаган. Эт өрүен тагын да ярсыбрак дәвам иткән. Кайтаваз да аңардан калышмаган. Эт, тешләргә теләп, тегендә-монда сикергәләгән, көзгеләрдәгеләр тешләре белән һаваны тешләп, аның тирәсендә сикергән. Иртән патшаның хезмәтчеләре, үлгән этләр чагылышлары уратып алган сулышы тынган этне тапканнар. Ә чынлыкта, бүлмәдә аңа зыян китерерлек бер җан иясе дә булмаган. Эт үзенең чагылышлары белән сугышып үлгән».
– Хәзер син аңладыңмы инде, – дип сүзен йом гак лаган зирәк остаз, – башкалар тик торганнан сиңа карата яманлык та, яхшылык та кылмый. Безнең тирәбездәге вакыйгалар – бары тик үзебезнең фикерләребез, уйларыбыз, хисләребез, теләкләребез, гамәлләребез чагылышы. Дөнья ул – зур көзге. Судагы күренеш безнең йөзләребезне чагылдырган кебек, башка кешенең йөрәге дә безнең йөрәкләрнең чагылышы булып тора...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев