Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар халык белән «Минем депутат" онлайн-сервисы аша аралаша

Call-үзәк эшли башлаганнан бирле республикада яшәүчеләрдән 3000нән артык наказ һәм тәкъдим кергән «Минем депутат" ресурсының call-үзәгендә Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов кизү торды.

Call-үзәк хезмәткәрләре Мойдепутат.онлайн сайтына яки 8800-16-00 «кайнар линия» телефоны буенча килгән мөрәҗәгатьләрне депутатларның һәркайсына тапшыра. 
«Бу минем монда икенче кизү торуым, - дип сөйли Вавилов. – Татарстан халкы актив рәвештә кушылды, бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Беренче дежурлыкка 30дан артык сорау килде, мин барысына да җавап бирдем. Без проблеманың ничек хәл ителәчәге турында сөйлибез һәм, һичшиксез, аның чишелешен контрольгә алабыз. Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлгән". 
Ресурс үзәге эшләү дәверендә республикада яшәүчеләрдән барлыгы 3000нән артык наказ һәм тәкъдим кергән. Аларның күбесе-төзекләндерү, юллар төзү, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм социаль сәясәт мәсьәләләре. 
«Бу гражданнарның тормыш хәлен, экологияне, тирә-юньдәге хәлне яхшыртуга өметләнгән мөрәҗәгатьләре. 
Кешеләр мөрәҗәгать итә торган сораулар, нигездә, бик глобаль түгел: кайдадыр ут юк, кайдадыр яшелләндерү, кайдадыр балалар мәйданчыгы җитми. Бәхеткә, аларның күбесен «Бердәм РОССИЯ» инициативасы белән чыккан «Безнең ишегалды» проекты кысаларында хәл итеп булачак», - дип билгеләп үтте Владимир Вавилов. 
«Минем депутат " проектының кабул итү бүлеге 9:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр эшли. Анда көн саен партия исемлегенең барлык кандидатлары чират буенча кизү тора. Алар билгеләнгән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышу өчен наказлар калдырган Татарстан халкына шәхсән шалтырата. 
Партиянең төбәк бүлегендә «Минем Депутат» сервисы сайлаулардан соң эшен дәвам итәчәк, дип билгеләп үтәләр. Аның функцияләре киңәйтеләчәк: порталда ТР Дәүләт Советы бердәмроссиялеләренә генә түгел, ә РФ Дәүләт Думасында Татарстан вәкилләренә, шулай ук муниципаль Совет әгъзаларына наказлар калдыру мөмкинлеге булачак.

http://mydeputate.online/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев