Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында

Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турындагы законга үзгәрешләр кертелгән. 

Бу хакта безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин хәбәр итә. Агымдагы елның 1 апрелендә рәсми порталда басылып чыккан законга ярашлы рәвештә, дәүләт һәм муниципаль мөлкәт торглары хосусыйлаштыру ысулының нинди булуына карамастан (аукцион, конкурс, акцияләр сату һәм башкалар), бары тик электрон формада гына алып барыла. 
Федераль законда каралганча,  Россия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнары  һәм җирле үзидарә органнары үз карарлары белән  Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлектә күрсәтелгән  юридик затлар Россия Федерациясе субъектлары яисә муниципаль берәмлекләр  милкендә булган хосусыйлаштырыла торган мөлкәтне  сатуны оештыра һәм  андый милекне сатучы функциясен алып бара ала. 
Әлеге закон агымдагы елның 1 июненнән үз көченә кертелгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев