Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт хезмәтләре сезнең өчен

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында www.госуслуги.рф РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү буенча дәүләт хезмәтләрен алуга язылу, шулай ук машина йөртү таныклыкларын электрон рәвештә бирү мөмкинлеген гамәлгә ашыра.

Моннан тыш, дәүләт пошлинасын www.госуслуги.рфпорталы аша түләгәндә 30 процент ташлама бирелә.
Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чык мыйча гына, чиратларда вакыт әрәм итмичә, гариза бирергә, шулай ук, Дәүләт автоинспекциясенең уңайлы имтихан яки теркәү бүлеген, анда булу датасын һәм вакытын сайларга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, дәүләт хезмәтләрен алу өчен кирәкле гаризаны һәм документларны кабул итү, теркәү мизгеленнән алып, автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәгәнгә кадәр, шулай ук, машина йөртү таныклыгын алыштыру һәм алу буенча (мөрәҗәгать итүче тарафыннан барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән) дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты бер сәгатьтән артмый. Халыкка уңайлы булсын өчен, 2019 елның 1 октябреннән гражданнар чәршәмбе көнне 10:30 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кабул ителә (төшке ял 14:30дан 16:00 сәгатькә кадәр).
Шулай ук, республиканың һәр районында филиаллары булган «Татарстан Республикасында күп функцияле үзәк (КФҮ)» аша Россия милли машина йөртү таныклыкларын алыштыру, Халыкара машина йөртү таныклык ларын алу һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәте алу мөмкин. Гариза һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан алып машина йөртү таныклыгы бирелгәнче (мөрәҗәгать итүче тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне эзлекле һәм уңышлы үтәгән очракта) КФҮ тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү срогы 15 эш көненнән дә артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев