Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасында бер ай укымаска тәкъдим иттеләр

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов мәктәпләрдә дәресләрне бер айга гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте.

"Мин хәзер радикаль чаралар кирәк дип саныйм - якындагы бер айда мәктәпләрдә укуларны туктатырга кирәк", - дип РИА "Новости" депутат сүзләрен китерә.

Башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпкә алып йөрүче дәү әни-дәү әтиләре зыян күрергә мөмкин, дип белдерде парламентарий.

"Безнең мәктәптә укучылар бер ай шөгыльләнмәгәннән, беркем дә зыян күрмәячәк. Тормыш бизмәнендә аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлары гомере", - дип йомгаклады сүзен Власов. Аның сүзләренчә, мәктәп программасын һәрвакытта да куып тотып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев