Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дистанцион юл уңайлырак

Ел ахырына кадәр Пенсия фонды хезмәтләрен гадиләштерелгән тәртиптә алырга була.

Россия Пенсия фондының ТР бүлеге хәбәр иткәнчә, узган елның язында коронавирус таралу сәбәпле кертелгән Пенсия фонды хезмәтләрен алуның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр сакланачак. Бу татарстанлыларга алга таба да хезмәт сорап дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Хезмәт күрсәтүнең антиковид регламенты клиент офисларына һәм дәүләт хезмәтләре үзәкләренә шәхси визитлар санын, гражданнар тарафыннан бирелә торган түләүләрне рәсмиләштерү өчен бирелгән мәгълүматлар санын киметергә, элек билгеләнгән пенсия ләрне һәм пособиеләрне кичекмәстән озайтырга ярдәм итә.

Шәхси кабинет аша пенсияне дистанцион билгеләү
Бүген пенсияне Россия Пенсия фондына яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша электрон гариза ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Кеше ризалыгы белән мондый билгеләнеш эш бирүчеләр тарафыннан Пенсия фондының мәгълүмат системасына тапшырылган мәгълүматлар нигезендә тулысынча дистанцион рәвештә башкарыла ала. Алар буенча булган пенсия коэффициентлары һәм стажы, аны исәп ләү өчен уртача айлык хезмәт хакы, кеше эшләмәсә дә, аның пенсиясе формалаша торган чорлар һәм башка параметрлар билгеләнә. Пенсия яшенә җиткәнгә кадәр бу мәгълүмат Фонд карамагында, шуңа күрә кешегә бары тик түләүне рәсмиләштерү өчен электрон гариза гына бирергә кирәк.

Мәгълүмат реестрлары буенча түләүләрне рәсмиләштерү һәм озайту
Пенсия фонды дәүләт мәгълүмати реестрлары мәгълүматларын гражданнар өчен түләү билгеләүне гадиләштерү өчен куллана. Шулай итеп, инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төрләре һәм аерым социаль түләүләр хәзерге вакытта федераль инвалидлар реестрын кулланып рәсмиләштерелә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә инвалидка гариза бирү дә җитә, калган мәгълүматларны фонд реестрдан һәм мәгълүмат системасыннан алачак. Шул ук вакытта инвалид электрон гариза бирә һәм шул рәвешле, аның артыннан шәхсән килмичә, түләүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.
Кайбер хезмәтләр инвалидлар реестры ярдәмендә бөтенләй гаризасыз күрсәтелә. Мәсәлән, инвалидлык буенча пенсияләрне озайту. Бөтен процесс медицина-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлар реестрына кергән яңадан таныклау турындагы мәгълүматлар буенча автомат рәвештә башкарыла.

Түләүләрне рәсмиләштерү өчен мәгълүмат җыюда ярдәм итү
Пенсия фонды гражданнарга түләү билгеләү өчен белешмәләр соратып алуда ярдәм итә. Шул исәптән, закон буенча кеше үзе тәкъдим итәргә тиешле документларны да. Тиешле запрослар Фонд тарафыннан башка ведомстволарга, эш бирүчеләргә, хокукый дәвамчы оешмаларга, архивларга җибәрелә. Мәгълүматлар гражданнарга ана капиталы белән эш итү яки туендыручысын югалту буен ча пенсия не озайту өчен раслаучы документларны тапшырмаска мөмкинлек бирә.

Шәхси кабинет һәм телефон аша хәбәр итү
Пенсия фонды түләүләре турында барлык белешмә татарстанлыларның электрон кабинетларында бар. Пенсио нерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр кабинетта түләү билгеләүне яки ташламаларга хокукны раслаучы белешмә һәм өземтә таба алачак. Документлар көчәйтелгән санлы имза белән раслана һәм дистанцион рәвештә башка оешмаларга җибәрелә ала. Эшләүче россия леләргә әлеге кабинетта пенсия коэффициентлары, тупланма суммасы, эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерүләре турында мәгълүматлар бирелә. Узган елдан әлеге мәгълүматларга, шулай ук, электрон хезмәт кенәгәсеннән һөнәри эшчәнлек турында мәгълүмат та өстәлде. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр өчен кабинетта һәрвакыт сайлап алынган максатларга тотарга мөмкин булган актуаль сумма чагылдырыла.
Шәхси мәгълүматларны кулланып консультация бирү телефон аша да мөмкин. Мондый очракларда идентификацияләү өчен алдан билгеле бер код кулланыла. Элек аны Пенсия фондына шәхси гариза белән генә биреп була иде, ә хәзер бу эш электрон кабинетта да башкарыла. Кодлы сүзне куллану Пенсия фонды белгечләре белән телефон консультацияләре барышында җентекле персональ мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев