Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Динә Гарипова Яшел Үзән юбилеена багышланган бәйрәмне ачачак

Яшел Үзәннең 90 еллык юбилее уңаеннан Горький исемендәге мәдәният үзәге сәхнәсендә "Голос" җиңүчесе, "Евровидение" финалисты Динә Гарипова, КВН югары лигасы вице-чемпионы, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчесе Владимир Шнитко һәм "Голос" проектының ярымфиналисты, "Яңа дулкын-2019" яшь башкаручылар конкурсында катнашучы Данил Буранов чыгыш ясаячак.

"10 мартта Яшел Үзән "Яз шәһәре"н каршы алачак - анда бер сәхнәдә безнең атаклы якташларыбыз, шулай ук шәһәрнең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак", - дип ачыклык кертәләр шәһәр хакимиятендә.



Яшел Үзән - эшчеләр бистәсеннән моношәһәргә кадәр юл үтте. Аның тарихында башлангыч нокта дип 1932 елның 10 мартын саныйлар. Нәкъ шул көнне Бөтенсоюз үзәк башкарма комитеты, эшчеләр бистәсе Зеленодольскига шәһәр статусы бирергә, дигән карар чыгара.
 

«Нәкъ менә шуңа күрә 10 мартта шәһәрнең юбилеена багышланган бәйрәм чаралары старт ала», - дип сөйли Яшел Үзән районы советы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге башлыгы Регина Чибрикова.

 

Бәйрәм чараларын шәһәр башкарма комитеты оештыра. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев