Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дилә Нигъмәтуллина укыганда ни өчен оялып йөргән?

Сәхнә зифаларны, чибәрләрне сөя. Һич югында бер-ике килога гына ябыгу, бер-ике сантиметр гына биегрәк булып күренү өчен әллә ниләр эшләрдәй буласың.

Зифалык беркайчан да модадан чыкмастыр, мөгаен. Татар эстрадасының иң сылу артистларының берсе булган Дилә Нигъмәтуллина исә кайчандыр шушының аркасында оялып  йөргәндер дип уйламассың да.
– Мин озын буемнан ояла идем. 7-8 классларда укыганда  иде ахрысы, бер җәй эчендә кинәт кенә үсеп киттем. Физкультура дәресендә мине иң беренче итеп бастыралар. Хәтта класстагы малайлардан да озынрак идем. Тиз үсүем аркасында аякларымның сызлап интектергәнен хәтерлим әле. Төне буена аягым сызлап, елап чыга идем. «Тиз үскәнгә ул, кызым», – ди иде әни. Таяк кебек озын аякларыма карап, шундый да үртәлә идем.
Кыскарак булып күренү өчен гел бөкрәеп йөри торгач, берзаман хәтта остеопат ярдәме кирәк булып чыкты. Бер ел катыда – идәндә йокладым. Гәүдәмне туры тоту өчен, баш өстенә китап куеп йөри идем.
Буемнан оялуым 10 класста гына бетте. Ул елны җәй эчендә малайлар бик нык үсеп килделәр дә, мине дә узып киттеләр. Физкультурада мин инде рәтнең уртасынарак күчтем. Хәзер бу комплексымны көлеп кенә искә алам инде, ә ул вакытта шактый кыен иде шул. Ләкин кемнеңдер үртәгәне булмады мине.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев