Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутатлардан кулинария буенча мастер-класс

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе шәһәр Советы депутатлары Алия Хисамова һәм Артур Камалеев, шулай ук партия әгъзасы Тимур Нигъмәтҗанов белән берлектә «Идел» инвалидларны социаль адаптацияләү үзәгендә булды.

“Бердәм ил-уңайлы мохит» партия проекты кысаларында партиячеләр үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен кулинария дәресе оештырды.

Алар авылча бәрәңге белән тавык әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар алып килде һәм балалар белән бергә тәмле төшке аш әзерләде. Кулинария буенча мастер-класстан соң алар белән «техно-хоккей» һәм «шашка» да уйнады, үзәктә әле яңа мастер-класс оештырырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев