Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутат ярдәме белән хыяллар чынга аша

зур хыяллар һәм өметләр белән яңа 2019 елга да аяк бастык. Һәркайсыбызның имин, матур һәм мул тормышта яшисе килә. Авыл җирендә торучылар моңа аеруча нык исәп тота. Аларга уй-теләкләрен тормышка ашыруда үзләре сайлаган халык депутатлары да булыша.

Шундый күңелле вакыйга Яңа ел алдыннан Норлатта булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ренат Мистахов биредә яшәүчеләргә  икеләтә бәйрәм ясады. Халык гозерләрен үтәргә килгән депутатка Кыш бабай белән Кар кызы да ярдәм итте. Чөнки бәйрәм, чөнки Яңа ел! Әлеге вакыйга алдыннан сайлаучылар белән депутатның ярдәмчесе Лилия Хәлилова очрашып сөйләшкән булган. Шул вакытта бирелгән һәр  мөрәҗәгать Ренат Мистаховның үзенә җиткерелеп, өйрәнелгән һәм карарлар кабул ителгән. Менә шулай эшне озакка сузмыйча,   узып барган елда ук бу теләкләр үтәлеп тә куйды. 
Ренат Мистахов иң беренче булып күп балалы Миңнуллиннар яшәгән йортка юнәлде. Бу тату гаиләдә үз сабыйларыннан тыш асрамага алынган балалар да тәрбияләнә. Гаилә зур булгач, заманча техникасы да кирәк. Алар депутатка компьютер сорап мөрәҗәгать иткән булган икән. Озак көтәргә туры килмәде, компьютерлы да булдылар. Бүләкне лаеклы кабул итәргә үзләре дә бик нык әзерләнгән. Ишегалдында зур чыршы урнаштырып  бизәп куйганнар, үзләре әкият геройлары булып киенеп өлгергән, шунда ук зур самовар да кайнап утыра. Депутат белән бергә балалар рәхәтләнеп  җырлап биеде, тәмләп коймак белән чәй эчте. Ренат Мистахов  аларның һәрберсенә татлы бүләкләр дә һәм хәтта завод пешекчеләре кулы белән ясалган фигуралы зур торт та алып килгән иде. Бөтенесенең күңеле булды бу мог­җизалы очрашудан. Аларның яшәү  шартлары белән таныша башлагач, мунчаны  төзекләндерергә, кемгәдер быел укырга керергә  кирәклеге дә  ачыкланды. Әлбәттә, депутат ягыннан алар ярдәмсез калмаячак.
Җитәкченең Яңа ел маршруты авыл клубында дәвам итте.

Тулы язманы газетадан укырга була (№1).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подарки дети депутат добродетель