Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Демография» милли проекты ярдәмендә барлык балалар ясли төркемнәрдә урыннар белән тәэмин ителергә тиеш

2022 елга 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге барлык балалар ясле төркемнәрдә урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Алар барыннан да бигрәк Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә кирәк.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстанның балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала йөри башлаган, ә инде 2022 елга татарстанлыларны 3 яшькә кадәрге урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта ул Казанда 33 нче “Хыял” балалар бакчасында булганда сөйләде. 

Узган ел ачылган “Хыял” балалар бакчасы музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушату кабинеты белән җиһазландырылган. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен укыталар. 
"Без 2022 елга балаларны яшь ярымнан алып 3 елга кадәр балалар бакчаларындагы ясле төркемнәрендә урыннар белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Иң зур ихтыяҗ Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә», - диде Илсур Һадиуллин. 

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «Хыял» балалар бакчасында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» проекты буенча гамәлгә ашырыла торган шартлар «Демография» милли проекты нәтиҗәсе булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев