Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ДАНИР САБИРОВНЫҢ КЫЗЫ МӘРЬЯМ "БЕРЕНЧЕ КАНАЛ"ДА ГАЛКИН ТАПШЫРУЫНДА КАТНАШТЫ

«Беренче канал»дан бара торган «Лучше всех» тапшыруында танылган шоумен Данир Сабировның кызы Мәрьям узган тапшыруда үзенең талантын күрсәтеп кайтты.

Мәрьям 3,5 яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Бүген аңа 7 яшь. Әлеге тапшыруга ничек килеп эләгүләре турында Данирның үзеннән сораштык.

– Әнисенең кызыбызны күптәннән әлеге тапшыруда катнаштырырга теләге бар иде. Мәрьям да Максимны бик ярата. “Лучше всех”ны караган саен, “Минем дә чыгыш ясыйсым килә”,– дип әйтә иде. Көннәрдән беркөнне кызыбызның чыгышы белән видеоны тапшыруга җибәрдек. Күп тә үтмәде: “Кастингка килегез”, – дип төгәл көнен әйтеп, СМС килде. Без инде ул бөтен юл чыгымнарын үзебез каплап, кастинг үтеп кайттык. “Нәтиҗәләре ике атна эчендә билгеле була. Хәбәр итәрбез”, – диделәр. Мәскәүдән кайтып ике көн үтү белән “Котлыйбыз! Сезне тапшыруда төшәргә чакырабыз”, – дип шалтыраттылар. Бу юлы бөтен юл чыгымнарын, кунакханәдә яшәүләрне “Беренче канал” каплады.

– Мәрьямның тапшыруда күрсәткән чыгышын махсус әзерләдегезме?

– Бу номер белән Казанда узган дөнья кубогы чемпионатында чыгыш ясаган иде. “Беренче канал” бию башындагы декорацияләрне һәм баһадир егетләрне генә тәкъдим итте.

– Максим белән татарча исәнләшү алдан уйланылган әйбер идеме? ( Данир: «Әссәләмәгаләйкүм, хәерле кич, иптәш Максим Александрович”, – диде)

– Башыма ничек килде, шулай исәнләштем инде. Татар артисты булгач, татарча исәнләшермен инде дип уйлап куйган идем анысы.

 

– Максим ошадымы? Аның белән тапшырудан соң аралашырга мөмкинлек булдымы?

– Әйе, тапшырудан соң бергәләп фотога төштек. “Кызыгыз бик талантлы, алга таба да шулай дәвам итсен”, – дип яхшы теләкләр теләде. Максим минем кумир. Концертларымны эшли башларга да аның иҗаты этәрде. Аның акылына, психологияне яхшы белүенә сокланам. Һәрбер балага “подход” таба белә. Күптән инде аның белән күзгә-күз карап сөйләшәсем килә иде. Аллаһы Тәгалә кызым аша хыялымны тормышка ашырды.

Мәрьямнең чыгышы – 35нче минутта

Нәзилә Җәләлиева

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


ДАНИР САБИРОВНЫҢ КЫЗЫ МӘРЬЯМ "БЕРЕНЧЕ КАНАЛ"ДА ГАЛКИН ТАПШЫРУЫНДА КАТНАШТЫ

Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марьям Лучше всех Дочь Данира Сабирова Максим Галкин Йолдыз