Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дамба салыначак, ә спорт мәйданчыгын көтәргә кирәк

Мамадыш-Әкилнең мәдәният йорты инде күптән ремонт көтеп тилмерсә дә, җирлекнең авыл җыены быел чират буенча биредә үтте.

Кешеләргә куркыныч тудырганга тамаша залын яртылаш бүлеп тә куйганнар. Әйе, 1976 елда  төзелә башлап, көч-хәл белән 1985 елда ачылган бу бинаның бүгенге көндә хәле аяныч. Һәм капиталь ремонтка мохтаҗ клублар районда бихисап.

Үткән елга нәтиҗә ясарга һәм киләчәккә планнар корырга килгән халык санын аз иде дип тә, күп дип тә әйтә алмыйм. Җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллин тыңлаучыларны артык ялыктырмады. Кыска, шул ук вакытта авыл тормышының бөтен юнәлешен дә үз эченә алган чыгышын йотлыгып тыңладык. Узган ел Мамадыш-Әкил җирлегендә 17 кеше бакыйлыкка күчсә, 7 сабый дөньяга аваз салган. Туган авылының демография хәлен яхшыр­ту өчен башлык үзе дә тырышкан, Мирхәтуллиннар гаиләсендә 2018 елда өченче уллары туды, котлыйбыз! Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
Узган елда башкарылган күләмле эшләргә күз салсак, алар түбәндәгеләр. ТРда торак пунктларда урам утларын торгызу программасы буенча Мамадыш-Әкилдә һәм Татар Танаенда 35 яктырткыч урнаштырылган. Мамадыш-Әкилдә республика программасы буенча (2,9 млн.) ФАП төзелде. Җирлек шулай ук уңышлы күрсәткечләре өчен республикадан 1 млн сум күләмендә грант откан иде.

Материалны тулысы белән җомга саныннан укый аласыз (№7).

Автор  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев