Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дача сатам дип 43 мең сум акчасын алдырган

19 мартта Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә дача участогын сатканда мошенниклар корбаны булган 56 яшьлек яшел үзәнле мөрәҗәгать итте.

Бу хатын-кыз Интернет-сайтларның берсендә «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык җәмгыятендә дача участогы сату турында белдерү урнаштыра. Бер сатып алучы  бу сделкага риза булуын һәм участокны башка беркемгә дә тәкъдим итмәвен сорый. Ул задаток күчерү тәкъдиме белән аңа  якындагы банкоматка барырга, карта номерын, шәхси мәгълүматларны әйтергә һәм телефоннан килгән парольне хәбәр итәргә куша. Хатын бөтен әйтелгәннәрне үтәп,  үзендәге «мобиль банк»ны мошенникның телефонына «куша».  Ә аферистларга шул гына кирәк: минутлар эчендә  аның ике банк исәбеннән дә 43 мең сум акчасы алына.
Хәзерге вакытта  полиция хезмәткәрләре  акчаның Липецк өлкәсендә теркәлгән  кеше исәбенә күчерелүен ачык­лый.  Оператив-эзләү эшләре алып барыла.
Исегезгә төшерәбез: мошенниклар корбаны булмас өчен  гадәти иминлек  кагыйдәләрен белергә кирәк. Үзегезгә таныш булмаган кешеләрнең телефон аша биргән инструкция­се буенча гамәл кылырга ашыкмагыз. Мондый очракларда җиде тапкыр үлчәп бер тапкыр кисү хәерлерәк.  

Лилиана Славкина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мошенники дачный участок продажа