Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Covid-19дан үз белдегең белән дәвалану куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

Вируска каршы препаратларны контрольсез кабул итү кешенең иммун системасын күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 Бу хакта URA.RU белән әңгәмәдә табиб аллерголог-онкоиммунолог Даниил Щепеляев хәбәр итә.
Аның ассызыклавынча, мондый препаратларның күбесе иммун системасына йогынты ясый. Әмма аның конкрет кешедә ничек эшләгәнен бервакытта да әйтеп булмый, дип билгеләп үтә белгеч.

Табиб аңлатканча, әлеге препаратларны контрольсез кабул итү организмдагы балансны бозарга сәләтле, бу иммун системасында зур үзгәрешләргә китерәчәк.
Моннан тыш, ул бактериаль пневмонияне кисәтү өчен коронавирусны дәвалаганда билгеләнә торган антибиотик азитромицинны мөстәкыйль кабул итәргә киңәш итми. Аның сүзләренә караганда, хроник авырулары булмаган кешеләргә бу антибиотикның дозировкасын арттыру аллергия реакциясе китереп чыгарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев