Ел саен җәй башланыр алдыннан чик буе гаскәрләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Чик сакчылары, илебез чикләрен саклап, бик авыр хезмәт башкаралар. Аларның һөнәре һәрчак мактаулы. Бу – чын ир-егетләр һөнәре. Без ышанабыз: Ватаныбыз кордоны ышанычлы кулларда, һәм борчылырга сәбәп юк.
Чик сакчылары көне белән барлык кыю солдатларны котлыйбыз! Сезгә тыныч күк йөзе, бәхет, исәнлек-саулык телибез Югары ватанпәрвәрлек хисе сезне ташламасын. Тормышыгызда бары тик тыныч җиңүләр генә булсын. Бәхет кошы өегезгә ешрак очып керсен.
Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев