Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Чынбарлык күңелсезрәк булып чыкты": футуролог Covid-19 ны эпидемия турындагы фильмнар белән чагыштырды

Хәзерге коронавирус пандемиясе цивилизацияне яшәү чигенә куя алмый.

Голливуд фильмнарыннан глобаль эпидемияләр турындагы сценарийлар коронавирсның чын пандемиясе вакытында яраксыз булып чыкты. Андрей Кузьмин белән интервьюда мондый фикерне Россия журналисты, философ һәм футуролог Константин Фрумкин белдерде.

"Кино күңел ачу өчен хезмәт итә, шуңа күрә анда кискен моментлар күпертелгән. Тормыш - ул һәрвакыт күңелсезрәк, безнең вакыйгалар да күңелләрне җилкендерерлек түгел. Мондый әсәрләрнең төп "фишкаларының" берсе - кешелек дөньясын тулысынча, диярлек юк итү, ә исән калган кешеләр яңа кырыс шартларга эләгә ", - дип аңлатты футуролог.

Ул, эпидемия темасына багышланган фантастик фильмнардан һәм китаплардан аермалы буларак, коронавирус белән чагыштырганда күпкә куркынычрак авыруларның да кешелек цивилизациясен юк итә алмадылар, дип өстәде. Мисал итеп ул, шул вакыттагы халыкның яртысын юк иткән урта гасыр чумасын китерде.

«Ләкин цивилизация барыбер юкка чыкмады. Шәһәрләр һәм дәүләтләр калды, җәмгыятьнең барлык институтлары сакланган. Шуңа күрә, хәзер без постапокалиптик дөньяда булырбыз дип фаразларга бернинди нигез дә юк. Димәк, эпидемия турындагы фильмнар файдасыз булып чыга", - дип ассызыклады Константин Фрумкин.

Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында галим, шулай ук, Covid-19 тирәсендә массакүләм истерия сәбәпләре һәм хәзерге үзизоляциянең бизнес, дәүләт һәм бер гаилә әгъзалары арасында гадәти процессларны ничек җимерәчәге турында сөйләде.
Константин Фрумкин белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев