Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чын Сабантуй күрергә насыйп булды

Чын Сабан туе ничегрәк уздырыла соң ул, дип сорасагыз, нәкъ менә Кече Шырдандагыча дияр идем. Бернинди арттырусыз язуым, җанлы, ихлас, бердәм, кыскасы менә дигән бәйрәм оештырган районыбызның иң кечкенә авылларының берсе.

Иң күңелле Сабантуй Кече Шырданда уза, дигән сүзләрне ел да ишеткәнем булса да, барып күргәнем юк иде әле. Күрдем, уеннарында катнаштым, рәхәтләнеп биедем һәм оештыручыларның булганлыгына сок­ланып кайттым. Ни өчен дигәндә Кече Шырданда күп дигәндә 75 кеше яши, җәен бакчачылар белән бераз арта әле бу сан. Куе үлән үскән зур мәйданны чабып, чишмә буйларын чистартып, кунакларны каршы алырлык итеп әзерләнү өчен генә дә күпме көч кирәк. Башка кирәк-ярак турында әйтмим дә. Урыны искиткеч, ә төзекләндерелгән матур чишмәдән тешләрне камаштырырлык салкын судан авыз итүе үзе ни тора!
Әйткәнемчә, иң кечкенә авылларның берсе булса да, Кече Шырдан гел ниләрдер майтарып, республика күләмендә исемен ишеттереп кенә тора. Быел алар коллегаларыбыз «Шәһри Казан» газетасы үткәргән «Безнең авыл-2» бәйгесендә катнашып, җиңү яулады. Тукай районының Биклән авылы белән аеруча кискен барган ярышта, без тагын бер кат шырданлыларның гына түгел, ә бөтен район халкының бердәм булуын күрсәттек. Чөнки 1800 кеше яшәгән Биклән авылы белән көч сынашу зур дәрәҗә. Рамил Шакиров фотоны редакциягә юллаганда җиңәрбез дип уйламагандыр да, мөгаен. Әмма без бу җиңүебез белән, кабатлап булса да әйтәм, бөтен авыл халкының бердәм булуын күрдек.
Нәтиҗәсе озак көттермәде, республиканың танылган газетасы журналистлары татар эстрадасы йолдызлары белән Сабан туе бәйрәменә кайтып та җитте. Дөрес булса, Кече Шырданга артистларның инде 30 еллап килгәне булмаган икән. Шуңа да һәр чыгышны алкышларга күмдек, алай гына да түгел, мәйдан тутырып рәхәтләнеп биедек, кушылып җырладык. Сүзгә кесәгә керми торган Алмаз Хәмзинны да, җырчы Рәсим Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Альбина Кармышеваны да, һәммәсен яратып калдык.
Мине шунысы да гаҗәпләндерде, биредә һәр уенга чыгарга халык атлыгып тора. Катнашыгыз инде дип ялынасы да түгел, йөгереп чыгалар да, бүләкләрен алып кереп тә китәләр. Бер уен башланырга өлгерми, старт икенчесенә бирелә. Шуның кадәр барысы да оешкан төстә бара. Бәйрәмнең ничек узганын сизмәдек тә. Кече Шырдан Сабан туеннан үрнәк алырлык дип, сокланып кайттым.

Бәхтияр Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй Малые Ширданы