Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чын авылча, ихлас бәйрәм

Урысбага авыл җирлегенең уңышлары хакында газетабыз­да тәфсилләп язып чыккан идек инде. Шушы авылларда яшәүчеләр эшләп кенә калмыйча, рәхәтләнеп бәйрәм дә итә белә. Беренчеләрдән булып Кече Ачасыр халкы Авыл көнен матур итеп билгеләп үтте, алардан Бәчек тә калышмады. Йә, әлеге җирлекнең активлыгына ничек сокланмыйсың?!

Районыбызның кайбер зур авылларында да бәйрәмнәр бик сирәк уза. Урысбага авыл җирлегенең кечкенә генә авылларының бердәм булуына гаҗәпләнми мөмкинме соң? Аларга бит бу чараларны читтән килеп берәү дә оештырмый, ә халык үзе инициатива күрсәтә, кызганмыйча акчасын да чыгарып бирә.
Бәчектә Авыл көне инде өченче тапкыр үткәрелә һәм күркәм традициягә әйләнгән, җәй җитү белән олысы да, кечесе дә бәйрәмне зарыгып көтеп ала. Чын авылча, ихлас очрашу көне бит ул. Җырлап-биеп, күңел ачып кына калмыйча, ел саен Коръән укучылар бәйгесен уздыру авылның никадәр динле булуын һәм иманлы киләчәгебез үсүен дә күрсәтә.

Беренче урынга малайлар арасында Ринат Бикмуллин, ә кызлар арасында Айзилә Насыйрова лаек булды. Бик матур итеп азан әйтергә өйрәнгән Ильяс Зиялиевны да авылдашлары мактап, бәяләде. Истәлекле бүләкләрне Гөлшат Борһанетдинова алып кайткан икән.
Равил Гарипов матур итеп атын бизәгән иде. Әй рәхәтләнде дә инде бала-чага шушы атка утырып. Гомумән, балалар өчен шатлыклы мизгелләр күп булды бу көнне. Телевизордан гына «Күчтәнәч» тапшыруыннан күрергә өйрәнгән Әлфинур апалары Хисами да бәйрәмнең күрке иде.

Гөлнара Сибгатуллина фотолары.

Язманың дәвамын газетадан укырга мөмкин (№61).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев