Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чын артистлардан ким түгел

Татарстан Республикасында 2019 ел Театр елы диеп игьлан ителде. Яшел Үзән районына кергән барлык мәдәният йортлары үз эшчәнлеген күрсәтеп, берәр әсәрне сәхнәләштереп, жюри әгьзалары алдында күрсәтергә тиешләр иде. 

Чират Карашәм авылы мәдәният йортына да килеп житте. Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Динә Камалетдинованың «Кичер мине, әнием» пьесасын сайладылар. 
Кич җитү белән авыл халкы клубка җыелды. Пәрдә ачылгач, залда утыручылар пьеса дөньясына чумды. Сәхнәнең бизәлеше үзе бер сокландырса, пьесаны тыңлавы тагын да рәхәт иде. Әсәрнең нигезендә, беренче карашка, бала тәрбияләү яктыртылса, икенче яктан әти-әнигә карата булган мөнәсәбәт, аларга булган бурычыбыз турында ассызыкланды. Әти-әнине тыңларга, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәргә, авыр сүз, кайгы-хәсрәт китермичә, алар исән чагында онытмыйча, ешрак кайтып йөрергә тиеш икәнебезне кисәтте. 
Бу пьесаны карап, үзеңнең хис-тойгыларыңны яшермичә утыру мөмкин түгел иде. Чөнки җанга үтеп керерлек сүзләр әйтелде, җырлар җырланды. Залда утырган һәрбер тамашачы үз тормыш юлын кабат күз алдына китергәндер. 
Санаулы сәгатьләр бик тиз узып китте. Пьеса тәмам. Жюри үз нәтиҗәсен әйтте. Тамашачы авылдаш артистларыбызны алкышларга күмде. Әлеге искиткеч зур хезмәттә үзеннән өлеш керткән Фәния Гайфуллина, Миләүшә Зиннәтуллина, Фидәлия Гайфуллина, Зөлфия Сагъдиевага без ихлас күңелдән рәхмәтле. Чын артистларча уйнавыгыз сокландыра. Рәхәтләнеп ял итеп, рухи азык алып кайттык. Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын. 

Ләйсән Хәйбуллина.
Казан

Фотолар Карашамская библиотека төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X