Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чыгарылыш-тамаша...

Мәктәпләрдә гөрләп Соңгы кыңгырау бәйрәме узды.

Әле монысы бәйрәмнең башы гына, менә имтиханнар тәмамланганнан соң бәйрәмнең чыны, масштаблысы башлана ичмасам! Хәзер бит, җәмәгать, мәктәптәге чыгарылыш кичәләре генә түгел, балалар бакчасындагы кичәләр дә көчле уза. Күлмәк-туфлиләрнең иң матурын, иң кыйм­мәтлесен алырга кирәк. Чәчтарашка барып прическа ясату да бик мөһим.

Мәҗлес тә я кафеда, я ресторанда үткәрелә. Иң оста, иң яхшы тамада, аниматорлар чакырыла. Билгеле инде, профессиональ фотограф белән видео­оператор да читтә калмый. Әле кафе, рестораннан соң программада лимузин һәм коттедж да булуы да бик мөмкин.
Билгеле, моның төп оештыручылары – әти-әниләр комитеты. Алар инде сыйныф җитәкчесенең уң кулы булып санала. Җыелышларда иң актуаль мәсьәлә булып балаларның тәртибе, уку нәтиҗәләре түгел, ә чыгарылыш кичәсенә акча җыю, кичәне параллель классларга караганда да шәбрәк итеп оештыру тора. Класс җитәкчесенә, директор, укытучыларга нинди суммада, нинди бүләк алуны да алар хәл итә. Гадәттә, артык киңәшләшеп, уртага салып сөйләшеп тору юк. Иң оста, иң чәчрәп торган «авторитет» «Собираем по ...!» дип, каршы сүз әйтмәслек итеп әйтеп куя да – вәссәләм. Арттагы партада бер оешмада җыештыручы булып эшләүче, көнне-көнгә көчкә ялгап яшәүче апаең тәмам бөрешеп уйга кала. Каршы әйтә дә алмый, чөнки әйтә башласаң, алдагы рәтләр күзләрен алартып, ямьсез итеп артка борылып карый. Аларның күз карашларында «Әй, хәерче, тәре!», «Ну и жадина!» дигән җөмләне аерымачык укырга була. Шулай итеп, күпме акча, кайчанга җыю мәсьәләсе тиз һәм бертавыштан хәл ителә. Вакытында тиешле сумманы бирми генә кара, теге «авторитет» синең даныңны бөтен мәктәпкә генә түгел, республикага таныта. «Все дали, осталась только...» дия-дия, коридорда очраган бөтен кешегә сөйләп чыга...

Нәзирә Гыйззәтуллина.
Осиново

Тулы язма газетаның җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев