Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәй йортына рәхим итегез!

Кече Шырдан авылы яшел үзәнлеләрне сокландыруын дәвам итә. Узган якшәмбедә биредә Чәй йортын авылдашларга тәкъдим итү кичәсе булды.

Олы Шырдан авыл җирлеге заказы нигезендә Асия Гобәйдуллина  җитәкләгән «Акведук» ширкәте төзегән әлеге бина   мәчет янында урнашып, тулы бер комплексны тәшкил итеп тора.
Авылдашлар  бирегә җыйналып, бөек мәгърифәтче рецептлары белән җыелган үлән чәйләрен эчте, «Иршат әл-әтбиха»сында язылган татар халкының камыр ашларын  авыз итте.
Хәзер Каюм Насыйри эзләреннән килгән туристларга утырып ял итәргә, Габделкаюм эчкән чишмәләрнең суыннан үлән чәйләре белән  сусауларын басарга мөмкин булачак.
 Гомумән, Кече Шырдан авылы  туган як тарихы белән кызыксынучыларны көтә. Биредә галим Каюм Насыйри  акчасына төзелгән мәчет эшләп тора, аның үзе казыткан коесы бүген дә авылдашларга хезмәт итә, халык та Шырданның данлыклы  катыгы рецептын онытып бетермәгән әле!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X