Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүпләмәгән җирдә чиста дисәләр дә

Кыш буе ничек яшәгәнлегебезне язын бик ачык күрергә була. Кар астында яшеренгән бөтен чүп-чар баш калкытты. Монда ярдәмгә өмәләр килә.

7 апрель –
шимбә өмәсе:
1224 катнашучы,
8 берәмлек техника
Һәм
159 капчык чүп!

Чынлап та, өмә уздырмый гына, бу шакшылыктан арыну мөмкин түгел. Күмәк көч белән генә чисталыкка ирешә алабыз. Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясен санитар чистарту буенча язгы традицион  икеайлык 1 апрельдә игълан ителгән иде һәм ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Предприятие һәм учреждениеләргә беркетелгән территорияләр картасы кышын тагын бер кат җитди тикшерелгән. Һәр участокка номер сугылып (барлыгы 600), җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Беренче өч чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 23 мең кеше катнашып, 251,92 куб.м чүп-чар түгелгән. Бу саннарны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «ТКХ департаменты» җитәкче вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гыйрфанов җиткерде.
– Иң беренче чиратта үзәк урамнар чистартылган булырга тиеш. Әлегә барлык ишегаллары да кипмәгән. Без алдыбызга ишегалды территорияләре норматив хәлгә китерелергә тиеш дигән максат куябыз. Бу шимбә өмәсендә халык та актив катнашып, үз өлешен кертер дип ышанып калабыз, – дип сөйли җитәкче.
Ә инде «ТКХ департаменты» төзегән мониторинг буенча шәһәр территориясен чистартуда нык ярдәм күрсәтүчеләрне күрергә була. «А.М.Горький исемендәге завод» лидерлар рәтендә. Шулай ук мәктәп укучылары да җиң сызганып өмәләрдә катнаша.
– Кызганычка, үзе яшәгән шәһәрнең чисталыгына төкереп караучылар да җитәрлек. Мәсәлән, Ленин һәм Королев урамындагы элеккеге «Лукошко» кибетләре территориясе кызганыч хәлдә. Һәм ике атналык өмә нәтиҗәләре безне канәгатьләндерми. Җыештырылмаган урыннан чүп-чар җил белән чистартылганына оча. Шуңа да күмәкләшеп, беркетелгән территорияләрне тиешле хәлгә китерү мөһим, – дип дәвам итә Рамил Гыйрфанов.
Зиратларның торышына да зур игътибар бирелә. Әлегә кар эреп бетмәү сәбәпле, билгеләнгән чаралар 12 майдан башлана. Узган ел кебек үк ике шәһәр зираты да участокларга бүленеп, оешмаларга тапшырылачак.
– Контейнерлар кайда юк, шунда чүп өеме барлыкка килә. Тиешле урыннарга  савытлар урнаштырырга кирәк, – дип фикерен җиткерде район башлыгы Александр Тыгин.
Җыештырган урында түгел, ә чүп­ләмәгән җирдә чиста була диләрме әле? Тик барыбыз да чүп-чарны теләсә кая ташламый гына, матур итеп яши белми шул әле. Тәмәке төпчекләренә, буш шешәләргә күмелеп килгән яз ел да моны ачык күрсәтә. Сүз дә юк, өмәләрдән соң, тирә-юнебез чистарынып китә. Шуңа да барчабыз да чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә катнашып, үз өлешебезне кертик. Шәһәребезнең исеме җисеменә туры килеп торырлык булсын!

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск уборка средник субботник чистый город