Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп яндыру заводы төзелә. Кайда икән?

Татарстан Экология министрлыгы сайтында «АГК-2» компаниясе көнкүреш калдыкларын яндыручы заводның Яшел Үзән районында төзелергә мөмкин дип хәбәр ителә.

ТР Министрлар Кабинеты әлеге заводны Татарстан өчен 2018 елда өстенлекле инвестпроектлар  исәбенә керткән. Инвестиция меморандумы 2018 елга гомуми бәясе 1 трлн сумлык 200 өстенлекле инвестицион проектны билгели. Исемлеккә каты  коммуналь көнкүреш калдыкларын яндыру  заводы да кергән. Әгәр дә Яшел Үзән  районында төзелә дигән карар чыгарылса, әлеге завод Оргсинтезның саклау зонасында төзеләчәк. «Яшел Үзән» әлеге вакыйганы күзәтеп барачак, бездән аерылмагыз.

Фото: photoforum.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск мусоросжигательный завод