Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп үләне нәрсә әйтергә тели?

:< Уңдырышлы, әйбәт җирне кычыткан, сарут һәм кыргаяк ярата.

:< Кыргый ромашка, эт эчәгесе һәм һиндыбаның (цикорий) күпләп пәйда булуы – бакчачыга аның туфракны начар каравы турында кисәтә. Ягъни, ул тыгызланган һәм беренче чиратта йомшартып су сибүне таләп итә.

:< Әгәр дә яшелчә түтәлен алабута басса, бу җиргә әлеге яшелчәдән ял итәргә вакыт, дигәнне аңлата.

:< Калий артык туфрак турында сезгә кандала үләне, кыргый горчица һәм кыргый торма шатланып хәбәр итәчәк.

:< Известьле ашламаның юклыгына наратбаш, каз үләне һәм ат кузгалагы ишарә ясар.

:< Тукранбаш (клевер) азот күплекне әйтә, димәк, калий кертергә вакыт.

:< Елан күзе (анюткины глазки) һәм тузганак (одуванчик) – җирнең әчелегенә сигнал.

  • Меңъяфрак, кузгалак, кычыткан, ромашка, билчән, наратбаш, кузаклылар, юеш үлән (мокрица) һәм ак тукранбаш – әлеге үләннәрне сезонга берничә тапкыр чабып яки җыеп, азот, кремний, цинк, фосфор, калий, кальций, күкерт, молибден һ.б. файдалы элементларга бай компост өеме ясагыз.
  • Меңъяфрак - культура үсемлекләренә уңай тәэсир итә.
  • Ә әрем – бакча корткычларын куркыта. Участок кырыйлатып утыртылган әрем сезнең уңышларга зарар китерерлек күп кенә корткычларны бакчагызны урап узарга мәҗбүр итәр.
  • Кычыткан туфракны азот һәм кайсыбер микроэлементларга туендыра. Аны җыеп, кара  полиэтилен капчыкларга (120 л) көл белән аралаштырып тутырырга һәм кояшлы урынга куярга. Көзгә компост әзер була.
  • Бер чиләк суда төнәткән 0,5 кг тузганак – талпанга һәм күбәләк кортына каршы бушлай һәм нәтиҗәле чара булып тора.
  • 3,5-4 кг билчәнне, шулай ук, бер чиләк суда төнәтергә. Бу – ончыл чыктан (мучнистая роса) котылу чарасы.
  • Канлы үлән (чистотел) бер чиләк суга 3-4 кг кирәк. Бу төнәтмә барлык корткычларны да юкка чыгара. Аны куаклар һәм агачлар чәчәк атканда кулланырга ярамый һәм өстегезгә чәчрәтүдән дә сакланыгыз.
  • Наратбаш, бака яфрагы, меңъяфракны ризык буларак та кулланырга ярый. Бу чүп үләннәрен салатларга кушып ашасагыз, файдасын күрми калмассыз!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев