Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп-чар заводы төзелешенә каршы кешеләр Казан янында палаткалы лагерь кордылар

Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлегендә чүп-чар яндыру заводы (МСЗ) төзелешенә каршы чыгучы активистлар төзелеш башланасы урында палаткалы лагерь корып җибәрделәр.

Акциядә катнашучылар сөйләвенчә, бер атна элек мәйданчык янында планлаштырылган МСЗ янына килү юлын төзи башлаганнар. 
Активистлар моңарчы өч көн дөвамында - 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр - төзелеш техникасы хәрәкәтен туктатып торулары турында белдергән иделәр. Юл төзелеше, аларның сүзләренә караганда, төнлә алып барыла. Шуннан соң борчылган кешеләр тәүлек буе эшләячәк палаткалы лагерьны җәелдерергә карар кылганнар. 
Туңмас өчен, акциядә катнашучылар учак ягып җылыналар икән. Бу хакта "БИЗНЕС Online" яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев