Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 26 җинаять теркәлгән

Шуларның 19ы – шәһәрдә, 7се районда булган. 11 җинаять ачылган, 7се кайнар эздән. 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 19 урлау, 2 мошенниклык очраклары билгеле.

Васильевода яшәүче һәм беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр дә суд эскәмиясендә булган 41 яшьлек ир Яшен Үзәндә яшәүче 32 яшьлек ирнең муенына пычак кадаган һәм уң кул чугын да яралаган.
Яшел Үзәндә бер хатын үзеннән 14 яшькә кече бер ирнең күкрәгенә пычак белән кадаган.
«Магнит» челтәр кибетләрендә соңгы вакытта урлаулар ешайган. Фрунзе урамында урнашканыннан бер егет ачыктан-ачык 5 кг шашлык урлап чыккан, ә Ленин урамыдагысыннан хатын-кыз үзенә кирәкле товарны, ә тагын берсеннән ир-ат кыйммәтле спиртлы эчемлекләр урлаган. Өч карак та элек хөкемдә булган.
Берәү «Эссен» кибетен резервлы электр белән тәэмин итүче 15 метр кабельне үзенеке иткән.
Шулай ук, банк карталарыннан акчаларны урлау бөтен көченә дәвам итә. Болар барысы да карта хуҗаларының беркатлылыгы һәм кешегә ышануы аркасында башкарыла.
Мошенниклар шул кадәр остарды ки, хәтта үзләренеке булмаган товарны да сатып җибәрү алар өчен берни түгел. Шулай итеп, бер шәхси эшмәкәр 230 000 сумыннан колак каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев