Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чизкейк рецепты

Безгә кирәк була: эремчек 200-300гр (форманың диаметрына карап күләме артык, йә ким булачак), шикәр комы 180 гр, 0,5 стакан сөт (2,5%лысы), 20 гр желатин (куерткыч), 300 гр "Юбилейное" печеньесы, 100 гр атланмай.

Иң башта желатинны инструкция буенча җылымса суда яисә сөттә җебетәбез. Печеньены он сыман хәлгә кергәнче ваклыйбыз һәм эретелгән атланмай белән кушабыз. Камыр ясап, махсус формага җәябез.Биредә үземнең серемне чишәм: иң элек форма төбенә махсус пленка (пищевая пленка дип атала), я булмаса гади целлофан пакет җәябез. Шуннан соң камырны тигезләп җәябез һәм туңдыргычка 30 минутка куябыз. 
Шул арада эчлекне әзерлибез. Эремчекне блендерда ваклыйбыз, аннары сөт белән шикәр комы кушып яңадан бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Эчлек әзер булгач, желатинны җылытып алабыз һәм әзер эчлек белән кушып янәдән болгатабыз. Туңдыргычтан печеньедан ясалган камырны алып, өстенә эчлек өчен ясалган эремчекне салабыз, һәм янә суыткычка 2 сәгатькә куябыз. Аннан соң җиләк-җимеш белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев