Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чит илгә чыгармаска мөмкиннәр

Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен бозып штраф салынган һәм шушы штрафларын вакытында түләмәгән машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирә башлады.

Яшел Үзәндә 10 мең сумнан артык бурычы булган 393 кешенең 9 миллион сумнан артык бурычы җыелган.  Шуларның 8енең 50000 сумнан артып китә.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге искәртүенчә, тәртип бозучы штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Бу срок чыга икән, ул бурычлы дип исәпләнеп, «злостный неплательщик» базасына кертелә. Нәтиҗәдә  аның штраф суммасы икеләтә арта, йә аңа 15 тәүлеккә кадәр административ арест салына, йә булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелә. Җәза юлын суд билгели.
– Штрафларны түләттерү буенча эш суд приставлары белән бергә алып барыла, – дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Пристав  штрафны бурычлының хезмәт хакыннан тотып калырга мөмкин. Шулай ук бурыч урынына транспорт чарасына, яисә аның шәхси милкенә арест салу кебек формалар да бар.  Арест салынган әйберләр аннан соң бурычны каплау өчен сатылырга мөмкин. 2017 елда  шундый бердәм эш барышында  бурычлыларның 9 машинасына, шулай ук 24 кешенең мөлкәтенә арест салынды. Шәхси мөлкәткә арест салу үз нәтиҗәсен күрсәтә – алынган мобиль телефоннар, телевизорлар һәм башка техника  үз бәясеннән күпкә кимрәк тора, шуңа күрә  әйберләрен югалтмас өчен бурычлылар  кыска вакыт эчендә штрафларын кап­ларга тырыша. Әгәр бурыч суммасы 10000 сумнан артып китсә, бу кешене чит илгә дә чыгармаска мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафы ГИБДД злостный неплательщик