Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чираттагы янгын корбаны

Яшел Үзәндә яшәүче бер ир-ат, янучы йортны һәм гаражны саклап калырга теләп, көчле пешүләр алган.

92 квадрат метрлы янгын Яшел урамындагы торак йорт һәм гаражны камап алган.
Янган йортны сүндерергә омтылып Яшел Үзәнле каты пешүләр белән хастаханәгә салынган, дип хәбәр итә
«Татар-информ» агентлыгы.
«Бүген, иртән 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Яшел урамда шәхси йорт януы турында хәбәр килде. Янгын бинаның чормасын колачлап алды һәм гаражның тышлавына күчкән", - дип сөйләгәннәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан агентлык хәбәрчеләренә.
Яну мәйданы 92 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч версия буенча, янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев