Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Черегән алманы ташларга ашыкмагыз!

Алма үстерүче күп кенә бакчачыларны шундый сорау борчый - коелган җимешләрне ни эшләтергә?

Бәрелгән алмалар саклауга кую өчен яраксыз, җитмәсә, алар тиз чери башлый. Ярдөмче хуҗалыгың булса бер хәл, мөгезле эре терлеккә ашатырга була. Кайберәүләр исә, коелган алмаларны ташлыйлар. Өмма, юкка, культуралы үсемлекләр, бигрәк тә, кура һәм виктория җиләге өчен черегән алмалар 
менә дигән органик ашлама булып тора. Чөнки әлеге җимештә күптөрле микроэлементлар бар, алар таркалып җирне тукландыра, туфрак составын яхшырта. Нәтиҗәдә, мул уңышка исәп тоту өчен менә дигән этәргеч булып тора. 
Тәҗрибәле бакчачылар черегән алмаларны ашлама буларак куллануның берничә ысулын файдаланалар. Әйтик, виктория һәм кура җиләге куаклыклары буйлап тирән булмаган буразналар казып чыгарга һәм шуңа туралган алмаларны тутырырга. Теләк булса, алар янына тирес яисә яфраклар салырга була. Шуннан соң «мондый ашлама»ны туфрак белән капларга кирәк. Алманы туфракка салганчы, гөмбә авырулары яисә корткычларның ачык билгеләре булган җимешләрне сайларга кирәк. Бу «алма» ашламасы кулланыла торган үсемлекләрнең зарарлануына юл куймаячак. 
Коелган алмалар компост өчен менә дигән кушылма. Чөнки әлеге җимеш тиз таркалучан, бу, үз чиратында, компостның өлгерешен тизләтә, шулай ук аны файдалы микроэлементлар белән баета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев