Чечняда Европада иң зурлардан саналган "мөселманнарның горурлыгы" мәчете ачылды"
Чечня Республикасының Шәле шәһәрендә "Мөселманнарның горурлыгы" мәчетен ачу тантанасы булды. Ул Европада иң зур мәчет булып санала һәм бер үк вакытта 30 меңгә якын мөселманны кабул итә ала.
Мәчет бинасы ак мәрмәрдән эшләнгән, аны 63әр метрлы 4 манара һәм үзәк гөмбәз бизи. Аның биләмәсендә көнчыгыш стилендә эшләнгән 12 фонтан һәм мәрмәр беседкалар төзелгән, аларда намаз алдыннан тәһарәт алырга мөмкин. Мәчет шәһәр үзәгендә, биш гектардан артык мәйдан били.
Башта "мөселманнарның горурлыгы" мәчете Рамзан Кадыйров исемен йөртергә тиеш иде. Әмма рәсми сәламләү вакытында Чечня башлыгы аңа пәйгамбәр исемен бирү турында игълан итте. Бәйрәм барышында Русия президенты Владимир Путинның сәламләү хаты укылды. Ул аңарда мәчет ачылышын Чечня халкы һәм ил мөселманнары тормышында әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте.
"Әлеге гыйбадәт кылу урыны - яңа рухи агарту үзәге, дини хакыйкать чыганагы һәм исламның мәңгелек кыйммәтләре булырга тиеш", - дип билгеләп үтә Владимир Путин.
Рәсми ачылыш тантанасы дөньяның төрле почмакларыннан килгән йөзләгән диндәшләр катнашында яңа төзелгән мәчеттә җомга намазы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев