Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчләребез матурлыгы – ризыкларда

А витамины. Иң мөһимнәрнең берсе.

Ул иммунитетка ярдәм итә. Аның җитешмәве чәч коелуга һәм тоныклануына китерә, хәтта кавык барлыкка килергә мөмкин. А витамины көненә 1,0 мг кирәк. Ул бавырда, сыер маенда, йомырка сарысында, куе сөттә (сливки) һәм сөттә бар.

В2 витамины. Ул чәчләргә сәламәт төс бирә. Әгәрдә организмга бу витамин җитешми икән, чәч тамырларыннан бик тиз майлана, ә очлары коры кала. В2 бик тиз кулланыла һәм чәчләрне сәламәт тоту өчен, ул көненә 2 мг таләп ителә. Ул сөт продуктларында, йомыркада, ипидә, иттә һәм бигрәк тә бавырда күп.

В3 витамины. Ул чәчләрдә пигментлар барлыкка китерү өчен җаваплы. Ул җитешмәгәндә чәч үсүе бозыла һәм алар иртә агара башлый. В3 көненә 50-100мг кирәк. Ул вакланмаган бөртекләрдә, сыра чүпрәсендә, арахиста, балыкта, бавырда һәм сыер итендә күп.

В6 витамины. Башның кибүен һәм кычытуына юл куймый. Моннан тыш, кавык барлыкка килү дә В6 витамины җитешмәүгә ишарә. Ул коры чүпрәләрдә, вакланмаган бөртекләрдә, тавык һәм дуңгыз итендә, балыкта, бавырда, бөердә, йомыркада, яшелчәләрдә, бананда, чикләвекләрдә, бәрәңгедә һәм кәбестәдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИТАМИНЫ уход за волосами