Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Чәчәкле ишегалды – 2020»: бәйгегә йомгак ясалды

Яшел Үзән муниципаль районында «Миллион чәчәкләр шәһәре-2020» бәйгесе дүртенче тапкыр уздырыла.

Аның кысаларында инде 10нчы тапкыр оештырылучы «Чәчәкле ишегалды – 2020» конкурсын да халык яратып өлгерде. Әйе, бакчасында чәчәкләр үстерүче райондашларыбыз бик күп.
Һәм без, тирә-юньгә битараф булмаган, гүзәллеккә гашыйк, авыл урамнарына ямь биреп торган чәчәк үстерүчеләрне елдан-ел күбрәк ачыклыйбыз. Алай гына да түгел, аларны башкаларга да үрнәк итеп күрсәтәбез. Чөнки, бәйгенең максаты – чәчәкләрне бакчада гына үстерү түгел, ә өй алдын, капка төбен матурлап, урамга ямь бирү. Бу урында миңа күпләр:

«Урамда чәчәк үстерә алмыйбыз, сарыклар ашап китә», – дип тә җавап бирер. Теләге булганнар өй алдында да, капка төбендә дә үстерә, ничек тә җаен таба. Аннан, сарыкларның урыны көтүдә, йә абзарда булырга тиеш. Мал-туарын чыгарып җибәрүчеләр сезгә комачаулый икән, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ни өчен әле сез үзегез теләгәнчә тирә-юнегезне матурлый алмаска тиеш, ди?!

Сүз дә юк, бәйгедә катнашкан һәр кеше, һәр бюджет оешмасы чәчәкләрне күңел җылысын биреп утырткан, күп тырышлык куйган һәм көч түккән. Бәйге нәтиҗәләре билгеле булгач та, «Ник без җиңмәдек соң?» – дип сораучылар булды. Жюри составына районның баш агрономы, архитекторы кергән комиссия иң әүвәл үсемлекләрнең күп төрлелегенә, дизайнга һәм, әлбәттә инде, урамга ямь биреп торуына игътибар итте. Кабатлап әйтәм, максатыбыз – районыбыз авыл урамнарын чәчәккә күмү иде.
Район хакимияте призына «Яшел Үзән» газетасы уздырган бәйгедә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде. Һәм алар Республика көне бәйрәмендә сертификатларга лаек булды.

«Иң яхшы ишегалды» номинациясендә:
I урын – Шакировлар гаиләсе – Мамадыш-Әкил авылы – 30 мең сум;
II урын – Хәмидуллиннар гаиләсе – Карашәм авылы – 20 мең сум;
III урын – Гыйләҗевлар гаиләсе – Күгәй авылы – 10 мең сум.

«Иң актив авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә:
I урын – Ринат Баһаветдинов – Норлат авылы җирлеге башлыгы – 15 мең сум.

«Иң яхшы бюджет оешмасын бизәү» номинациясендә:
I урын – «иң чәчәкле мәктәп» – Норлат авылы мәктәбе – 20 мең сум;
I урын – «иң чәчәкле балалар бакчасы» – «Солнышко» 40нчы МБДОУ- Яшел Үзән – 20 мең сум;
I урын – «иң чәчәкле социаль, мәдәни, ял итү оешмасы» – Бакырчы авылы мәчете – 20 мең сум.

«Яшел Үзән» сайтында иң күп тавыш җыючы:
Гөлнара Сибгатуллина – Бәчек – 10 мең сум.

Кызыксындыру бүләкләренә лаек булучылар (10 кешегә 5әр мең сум):

  • 1.Роза Тимершина – Норлат авылы;
  • 2.Лилия Сибгатуллина – Норлат авылы;
  • 3.Чулпан Галиуллин – Олы Карагуҗа авылы;
  • 4.Әдиятуллиннар гаиләсе – Норлат авылы;
  • 5.Венера Гарипова – Татар Танае авылы;
  • 6.Рузалия Гыйсмәтуллина – Норлат авылы;
  • 7.Борһановлар гаиләсе – Бакырчы авылы;
  • 8.Шиһаповлар гаиләсе – Норлат авылы;
  • 9.Ибәтуллиннар гаиләсе – Мулла Иле авылы;
  • 10. Гөлшат Минһаҗева – Яшел Үзән.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз. Акчалата бүләкне алу өчен сезгә Ленин урамында, 41А йортта урнашкан хакимият бинасына (4нче кат, бухгалтерия) паспорт, ИНН, страховое свидетельство, банк счетыннан выписканың оригинал һәм копиясен алып килергә кирәк. Барлык җиңүчеләрнең документлары тапшырылганнан соң гына, счетыгызга акча күчәчәк. Салым алынып калуын да онытмагыз инде, дуслар. Сорауларыгыз булса, 5-68-03 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев