Яз быел соңарды. Ниһаять, җылытып җибәргән көннәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ныклап язгы кыр эшләренә керешергә мөмкинлек бирә. Район хуҗалыклары шушы көннәрдә чәчүгә чыкты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 10 майга 800 гектарда – арпа, 200 гектарда – солы, 200 гектарда – берьеллык үлән, 900 гектарда көнбагыш чәчелгән. Көзге культуралар 100 процент тукландырылып беткән. Һава шартлары уңай булып, чәчүне вакытында төгәлләргә язсын, хәерле сәгатьтә.
Нет комментариев