Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәч тиз майланса, нишләргә?

Чәч һәм чәч тиресенең торышын яхшырту өчен нинди чаралар һәм процедуралар кулланырга кирәклеген белсәгез, толымнаргыз күз явын алырлык булачак.

Баштагы тиренең бик тиз майлануы, бигрәк тә кызлар өчен шактый уңайсызлык тудыра. Чәчләр бик тиз майлана, шуңа күрә аларны көн саен юарга туры килә, хәтта көненә берничә тапкыр толымнарын юучылар да бар. 

Кемдер бу хәлне башны артык еш юу яки гормональ дисбаланс аркасында килеп чыккан, дип уйлый, һәм кайбер очракта, бу, чыннан да, шулай. Әмма, чынлыкта, моңа китерүче берничә сәбәп бар. 
Ни өчен баш тиресе, аның белән бергә чәчләр дә бик тиз майлана соң, һәм моның белән ничек көрәшергә, түбәндә шул чакта сөйләрбез. 
Баш тиресенең майлы төре булган очракта, чәчләрнең тамырлары, баш тиресе бик тиз майлана. Бу баштагы корыч бизләрнең (сальные железы) активлашуы аркасында килеп чыга: ул тиредә туплана, ә аннары чәч озынлыгы буйлап тарала. 
Медицинада мондый хәл майлы себорея дип атала. Ул ике төрле була: майлы куе себорея; 
майлы сыек себорея. 
Майлы куе себорея баштагы тире майларының туплануы белән характерлана, алар чәч яки чәч саплары нигезләре янында туплана. Нәтиҗәдә, эпидермис тыгызлана, чәчләр тагын да тупаслана, бөтен тузанны үзенә җыя. Еш кына бу күренеш кавык барлыкка килүгә китерә. 
Шулай ук генетик фактор үз ролен уйный. Мондый проблема үсмер чакта ук килеп чыгарга мөмкин. Майлануга китергән сәбәпләр арасында чәч һәм баш тиресен дөрес тәрбияләмәү, корыч бизләренең функцияләре бозылу, эндокрин авырулары, гормональ дисбаланс, һәрчак стресска бирешү, ашкайнату органнары эшенең бозылуы, 
неврология авырулары, витаминнар һәм микроэлементлар җитмәү бар. 
Кайбер очракларда исә табиб белән киңәшләшү кирәк. 
Майлы баш тиресе белән көрәшү өчен 
майлы чәчкә каршы дип язылган сыйфатлы шампунь сатып алырга киңәш итә белгечләр. Аның составында агрессив парабеннар, сульфатлар, силиконнар, спирт компонентлары булырга тиеш түгел, алар баш тиресен киптерә, тиредәге майны бүлеп чыгару сыйфатын көчәйтә. 
Чәчләрне җылымса су белән юарга, тамырлар янында чәчләрне аз күләмдәге шампунь белән массаж ясап юарга кирәк. Сезнең бурыч- баш тиресен мөмкин кадәр чистарту: Шампуньне җентекләп юу мөһим ,югыйсә, аның калдыклары кавык барлыкка китерергә мөмкин: 
Икенчедән, чәч очларын тукландыру һәм дымландыру өчен сыйфатлы чаралар сайлагыз. Чөнки майлы чәчкә ия булган кызлар витаминнар һәм микроэлементлар җитмәүдән җәфа чигә, шуңа күрә еш кына аларның толымнары коры һәм тонык күренә. Бальзам яки маска кулланган очракта, чәчнең тамырларына аларны сыламыйбыз. 3-5 см чигенеп, чәч озынлыгы буенча аларны массажлап сыларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев