Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәч коелуның сәбәпләре

Чәч коелу, аның үсүе кебек үк табигый процесс. Организм үлгән күзәнәкләрен яңаларына алыштыра. Көненә 60-100 бөртек чәч коелу - норма санала. Әгәр дә күпләп коела икән - чараларын күрергә кирәк. Чәч коелуның сәбәпләре:

1.Организмга тимер җитешми. Хатын-кызларда бигрәк тә.

2.Стресс. Күпләр игътибар иткәне бардыр, нервланганнан соң чәчләр белән проблемалар башлана.

3.Төрле авырулар. Калкансыман биз, аз канлылык, диабет, үпкәләр ялыксынуы, поликистоз, бөер өсте бизләре шешенүе, венерик авырулар турыдан-туры чәчләрнең сыйфатына һәм күләменә йогынты ясый.

4.Даруларга реакция. Бүгенге көндә андый йөзләп дару билгеле. Балага узудан саклый торган чаралар, югары басымны төшерүче дарулар, сидек куучы, депрессиягә каршы, стероид препаратлар, хәтта аспирин да шундыйларга керә.

5. Чәчләр белән саксыз кылану. Буяу, бөдрәләтү, бигуди, фен чәчне боза. Әгәр дә алардан башка яшәп булмый икән, чәчләргә ял итәргә вакыт бирегез.

6.Диетик кушылмалар. Бигрәк тә селен кушылганнары чәчкә начар йогынты ясый. Шулай ук чит илдән кертелгән товарларда авыр тимерләр күп. Шуңа күрә, тикшерелгән кушылмалар кулланырга кирәк.

7.Тестостерон. Еш кына чәч коелу климакс вакытында, яшүсмерлек һәм йөклелек чорында тестостерон - ирләр гормоны күп булганда күзәтелә.

8.Башта кан әйләнеше бозылганда. Бу кәһваны еш эчүдән килеп чыга. Чөнки ул кан тамырларын кискен киңәйтә һәм шулай ук кискен тарайта да. Әгәр дә кәһвага коньяк яки лекер да салынган булса, чәчкә ясалучы начар йогынты икеләтә арта.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев