Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаллыда коронавирус йоктыру республикадагыга караганда биш тапкыр кимрәк

Автоградта яңа коронавирус инфекциясе белән шәһәрнең 882 кешесе авырган.

Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авырып китү Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 19,3%ка түбәнрәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә республика буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Авыруларның күрсәткече (Covid-19) 100 мең кешегә 165,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән уртача 19,3% ка түбәнрәк", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

21 октябрьгә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 882 очрагы теркәлгән, шуларның 69 очрагы хәзер актив. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыда яңа инфекцияне профилактикалау чараларын бозган өчен 2 млн сумнан артык штраф түләткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев