Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаллыда өч маугли-бала табылган

Өч туганның акыл ягыннан артта калуы ачыкланган: алар сөйләшә һәм бернәрсә эшли белми.

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз фатирыннан 4, 8 һәм 12 яшьлек өч бала алынган. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, акыл ягыннан артта калган һәм башка төр чирләрдән җәфа чигүче малайлар сөйләшә дә, мөстәкыйль рәвештә үз-үзләренә хезмәт күрсәтә дә белми.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ачыклаганча, җыештыручы булып эшләүче 32 яшьлек ана кеше малайларны тәрбияләү буенча бөтенләй шөгыльләнмәгән: алар мәктәпкә, балалар бакчасына йөрмәгән һәм, гомумән, урамга чыкмаганнар. Балалар, шулай ук, тиешле ризык, кием-салым, гигиена чаралары һәм уенчыклардан мәхрүм ителгән. Гаилә яшәгән фатирда антисанитария, тәртисезлек хөкем сөрә. Балаларның әтиләре дә төрле.
Малайларны әниләреннән алгач, махсус учреждениегә медиклар күзәтүе астына урнаштырдылар. Җүнсез анага карата, балаларны тәрбияләү бурычларын үтәмәү турында җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X