Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаллыда балалар коляскасына ут төрткәннән соң, кечкенө сабые белән хатын-кыз зыян күрә

26 гыйнварга каршы төндә 62 комплекслы күпкатлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Чакыру урынына "ашыгыч ярдәм" машинасы һәм янгын сүндерүчеләр килеп җитә.

"Чаллы хәбәрләре" ачыклаганча, фатирларның берсе янында торучы балалар коляскасына яман ниятле берәүләр ут төртә. Аннан чыккан төтен кечкенә баласы белән яшәүче 36 яшьлек хатын йортына үтеп керә. Хәлнең асылына төшенер өчен, әни кеше ишекне ача һәм газ исе белән агулана. 
Аны 8 айлык баласы белән хастаханәгә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев