Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаң сугарга!

Роспотребнадзорның федераль хезмәте һәм ООН мәгълүматлары буенча ВИЧ-инфекция таралу глобаль проблема булып тора.

Бөтен дөньяда 36,7 миллион ВИЧ-инфекцияле  кеше яши һәм бу сан һәр көнне  якынча 5 мең кешегә арта. ВИЧ белән яшәүче кешеләр арасында туберкулез  үлемгә китерүнең төп сәбәбе булып тора. Миллионга якын кеше СПИДтан үлә.

Россия Федерациясе ВИЧ-инфекциянең 1 миллион очрагы чиген узган инде. 2017 елның 31 декабренә Россиядә 1,2 миллион кеше теркәлгән.  Эпидемик ситуация бик катлаулы булып калуын дәвам итә. Аеруча ВИЧ Свердловск, Иркутск, Самара, Кемерово, Чиләбе, Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург өлкәләрендә күп таралган.

-Яшел Үзән районында ВИЧ-инфекцияле 550 кеше исәптә тора, - дип сөйли “РТ гигиена һәм эпидемиология үзәге”ФБУЗ Яшел Үзән филиалының эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Мягкова. -2018 елның 4 аенда иммунодефицит вирусы белән 12 кеше теркәлде. Аеруча 30-49 яшьлекләр авырый. Социаль составы, ягъни 41 проценты – эшсезләр. 62 процентын ир-атлар тәшкил итә, 38 проценты – хатын-кызлар. ВИЧ-инфекция кан аша, җенси һәм вертикаль юл (анадан балага) белән йогарга мөмкин.  Яшел Үзән районында җенси юл белән йоктыру беренче урында тора (78 процент). Наркотикларны парентераль юл белән ясау аша – икенче урында. ВИЧ вирусы кеше өчен бик куркыныч. Ул иммун дефициты синдромына (СПИД) китерә. Нәтиҗәдә кешенең иммун системасы  җимерелә. Авыру кеше микроорганизмнарга каршы тора алмый башлый. Шуңа күрә дә инде җәмәгатьчелек игътибарын әлеге бәлагә җәлеп итү өчен СПИД корбаннарын искә алу көне уздырыла.

Белгәнебезчә, СПИД корбаннарын искә алу көне май аена туры килә. 2018 елда бу көннәрнең девизы “Үткәннәр турында уйлану - киләчәккә әзерлек” дип аталды.  

Наталья Мягкова  аңлатуынча, бүгенге антиретровирус терапиясе ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. Шуны да онытмаска кирәк, авыру йоктыру куркынычы булган кешеләр, әйтик инъекцион наркотик кулланучылар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар үзләренең авыруы турында белмәскә мөмкиннәр. Шуңа күрә аны вакытында ачыклау аерым алган һәр кешенең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкин.

Хәзерге вакытта ВИЧка тест узу, яшьләр белән эш алып бару, ВИЧ-инфекцияле балаларны яклау приоритет профилактик чаралар булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев