Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үч алу нияте көчлерәк булган

Кайберәүләр пневматик корал сатып ала. Ә булган әйбер кайчан да булса кулланылмыйча калмый.

Менә шулай 57 яшьлек яшел үзәнле дә, коралын урынлы-урынсыз кулланып, суд каршына баса.

Прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, гаепләнүче ир үзенең  туганнары  белән ачуланышканнан соң, үч алу юлын эзли башлый. Шунда аның пневматик коралы барлыгы исенә төшә. Үз йортының чарлагына менеп, җыелып басып торган туганнарына шуннан ата. Нәтиҗәдә пневматик коралның снаряды  аңа таныш булмаган бер ирнең аркасына эләгә. Бу кешенең сәламәтлегенә  җиңелчә генә зыян килсә дә, һәр гамәлең өчен җавап тотарга кирәк.
Судка тартылучыга хөкем карары чыгарыла. Хәзер аңа 6 ай буе төзәтү эшләрендә эшләргә туры киләчәк. Өстәвенә,  аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт исәбенә  тотып калыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев