Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәмнәр янгынсыз узсын!

Яңа ел көтеп алынган бәйрәм, һәм янгын чыгу куркынычы иң зур булганыдадыр, мөгаен.

Шуңа күрә, Яшел Үзән янгын хезмәткәрләре шәһәр һәм райондагы су чыганакларын тикшерде. Аларны борчуга салырлык тайпылышлар җитәрлек ачыкланган.
Карамалы Таудагы 53 гидрантның 13е төзек түгел, ә Октябрьский бистәсендә алар бөтенләй җитеш түгел. Янгын сүндерү хезмәткәрләре, районның 23 торак пунктында ясалма су чыганакларының булмавы турында искәртә. Моннан тыш, «Васильевский» шифаханәсе тирәсендә һәм Карамалы Тау җирлегендәге озак вакытлы янгын сүндерү сулыклары төзек түгел.
Коткаручылар, Яшел Үзәннең Гәр мик­рорайонында хуҗасыз янгын гидрантлары һәм тузган суүткәргеч челтәрләрен ачыклаган. Аларны, шулай ук, «Кабачищи» кебек сусыз урыннарның булуы борчый.
Җирлек башлыкларына һәм тиешле структураларга, барлык янгын гидрантларының су күләмен тикшерергә һәм аларны эшкә яраклы хәлдә тотарга кушылды. «Яңа ел бәйрәмнәре вакытында аеруча ныклы контроль кирәк», – дип ассызыклады ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев