Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм уңаеннан Горький исемендәге заводта һөнәре буенча иң яхшыларны котладылар

2017 елда Россия корабль төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләнде. 29 июньдә Яшел Үзәндә корабль төзүчеләр көнен икенче тапкыр бәйрәм иттеләр.

Гадәттә һөнәри бәйрәмне аеруча  истәлекле итеп, колачлап үткәрәләр. Заводта легендар  «Калюжный»  бронекатеры янына корабль төзүчеләр җыелды. Алар төзегән корабльләр хәзер, горькийлыларның  тырышлыгын, талантын, дәүләтебезнең куәтен раслап, елга, диңгез һәм океан киңлекләрен  иңли.

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ  генераль директоры  Александр Карпов  шушы көнне бәйрәм итү үк бу һөнәрнең илебез өчен никадәр мөһим икәнлеген аңлата, дип билгеләп үтте.
– Бу бәйрәмне икенче тапкыр бәйрәм итәбез, безнең хезмәткәрләребезнең техник потенциалы да, ресурс потенциалы да искиткеч зур.  
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе АҖ генераль директоры  Иван Егоров завод коллективына алдагы көннәрдә  зур уңыш­лар,  муллык, хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына сәламәтлек теләде. Артистларның традицион чыгышлары  бәйрәмне бизәп җибәрде. Завод хорының  вокаль номерлары  иҗади өлешнең бизәге булды. Хезмәтләрендә ирешкән казанышлары, югары квалификацияләре,  осталыклары һәм  югары производство күрсәткечләре өчен заводның 30 хезмәткәре бүләкләнде.
Бүген заводта 5000нән артык  кеше  эшләп, алар үзләренә кадәргеләрнең традицияләрен саклап һәм үстереп, илебезнең оборона потенциалын ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш кертәләр.
Ә кич белән тантана дәвам итте – Корабль төзүчеләр  көненә багышланган чараларның үзәгенә  –  «Авангард» шәһәр стадионына корабль төзүче ветераннар, мактаулы кунаклар, Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы, проект-конструкторлык бюросы һәм «ЭРА» предприятиесе хезмәткәрләре  җыелды. Чараны оештыручы – «Ак Барс» судно төзүчеләр корпорациясе.  
Бәйрәм чараларының рәсми өлешен район башлыгы Александр Тыгин ачып җибәрде. Ул корабль төзүчеләрне  котлап, шәһәр һәм район үсешендә яңа этапка керүен билгеләп үтте. 2018 елда  Яшел Үзәндә «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе»  үз эшчәнлеген башлады, аның төп эше  – хәрби корабльләр төзү булсынмы, пассажирлар өченме,  масштаблы проектларны  тормышка ашыру.
– Безгә бу бәйрәмне үзебездә, корабльләр төзүче шәһәрдә үткәрү икеләтә сөенеч: бер-беребезнең күзенә карап рәхмәт сүзләре әйтә, үсеп килүче буынга  корабль төзүчеләрнең  ничек эшләүләрен һәм  ничек итеп ял итүләрен күрсәтә алабыз, – диде  «Ак Барс суднолар төзү корпорациясе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры  Ренат Мистахов.
Традиция буенча  бу көнне производство алдынгылары югары федераль,  республика,  муниципаль  һәм завод  дәрәҗәсендәге  төрле бүләкләр алды.
Горький исемендәге завод  һәм заводта  төзелеп ятучы «Орехово-Зуево» 21631 проектлы корабль экипажы командалары арасында футбол  матчы  аеруча  дәртле һәм җанатарлар өчен бик җанлы үтте. Кискен көрәштә Кубок  горькийлыларга бирелде.
Бәйрәм чаралары концерт белән тәмамланды, завод хезмәткәрләре, кунаклар өчен  республиканың  танылган артистлары  чыгыш ясады.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Зеленодольский завод имени А.М.Горького