Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм программасы

Кунакларны иртәнге 9 сәгать 30 минутта  татар кызлары милли ризыгыбыз чәк-чәк һәм ипи-тоз белән каршы алачак. Яшел Үзән музыка театры артистлары «Айлин һәм Данияр» мюзик­лыннан өзек тәкъдим итә.

Гадәттәгечә, мәйданның өске өлешендә традицион «Туган авылым» мәйданчыгы каршы ала. Биредә авыл тормышы белән якыннан танышырга, район үзешчәннәренең күңелле чыгышларын карарга,  аларга кушылып биергә мөмкин булачак. 
Сабыйларын алып килгән әти-­әниләр «Балалар Сабан туе» мәйданы яныннан тиз генә узып китә алмаячак. Батут-аттракционнарда, кәмиттә атынырга, төрле уен һәм ярышларда катнашырга мөмкин булачак. 
Һөнәрчеләр бәйрәмгә килүчеләргә үз осталыкларын тәкъдим итәчәк. Эшче һөнәрләр буенча мастер-класс күрсәтелә. Сәүдә рәтләрендә тәкъдим ителүче тәмле камыр ризыклары, шашлык, кайнар чәй белән сыйланырга да мөмкин булачак. Эстрада һәм халык җырлары, биюләре белән бер генә сәхнә дә тынып тормас, дип ышандыра оештыручылар. Рус йортына да кереп чыгарга онытмагыз.
11.00 сәгатьтә төп мәйданда «Сөеклеләр өчен бүләк» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән милли бәйрәмебез Сабан туе ачылачак. Шәһәр һәм район имам-хатибы мөрәҗәгате, район башлыгы сәламләве яңгырый. Биредә үк районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүләкләнә. Сабантуй-2019 әләме күтәрелә. 
12.00-16.00 сәгатьтә Сабантуйның иң популяр ярышы – көрәш башлана.  Шул ук вакытта төрле уеннарда, ярышларда үзеңне сынарга мөмкин булачак. Яшел Үзән һәм республика артистлары концерты бары кәефегезне генә күтәрер.
11.30-15.30 сәгатьтә 1нче концерт сәхнәсендә (Табигать байлык­лары) Буа дәүләт драма театры «Мунча ташы» тамашасын тәкъдим итә. Биредә Әйшә, Идел аръягы үзешчәннәре һәм Горький исемендәге зовод хоры чыгышын да карарга мөмкин булачак. 
12.00-15.00 сәгатьтә спорт мәйданчыгына рәхим итегез. Биредә велотриал, мотокросс карый аласыз.
Кыскасы, елдагыча, Яшел Үзән Сабан туе югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз. Чөнки бәйрәмнең генераль иганәчесе – «Ак Барс» суднолар төзү корпарация»се. Һәм баш батырга бүләк тә күпләр кызыгырлык – автомобиль!

Бүләк спонсоры
«Ак Барс» суднолар төзү 
корпорациясе»

Барчагызны да милли бәйрәмебездә җырлап, биеп, күңел ачып, уеннарда катнашып, ял итәргә чакырып калабыз. Сабантуйга рәхим итегез!
Елдагыча, икенче көнне Сабантуй районыбыз авылларында гөрлиячәк. Милли бәйрәмебез 9 июньдә Васильево, Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәдә, Акъегет (быел чират буенча Юынчыда), Олы Ачасыр, Бишнә, Мулла Иле, Түбән Урысбага, Норлат, Октябрьский, Осиново һәм Рус Әҗәле (Карашәм авылында) җирлекләрендә узачак. Районыбызның калган авылларында «Чишмә бәйрәме», «Авыл көне» оештырылачак. Норлат Сабан туе сәгать 11.00дә башлана. Мулла Илендә исә бәйрәмгә старт 10.30 сәгатьтә ат чабышы белән биреләчәк. Сабантуй көн дә булмый, истә калдырырлык итеп, күңелле үткәрик әле, дуслар!

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев