Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм программасы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәгариф һәм социаль учреждениеләрдә бихисап чаралар уздырылачак. Бу – хәрби-спорт уеннары, ветераннар белән очрашулар, музейга экскурсияләр, тематик уеннар һәм башкалар.

22 февраль

Музыка театрының зур залы. Совет Армия­се һәм Хәрби-диңгез флотының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара.

23 февраль

10 сәгатьтә «Авангард» спорт комплексында 2006-2007 елгы кызлар һәм малайлар арасында Россия герое Марат Әхмәтшин истәлегенә дзюдо буенча турнир.
11 сәгатьтә Җиңү паркында Ватанны саклаучылар истәлегенә чәчәкләр салу.
17 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәни үзәктә XXVIII «Кышкы эстрада» респуб­лика бәйгесенең гала-концерты.

24 февральдә

«Маяк» спорт комплексы базасында район башлыгы призына традицион бишенче чаңгы марафоны үтәчәк. Ел саен 50 чакрымда шуарга, Россиянең төрле шәһәрләреннән киләләр. Төп бүләк – 50 мең сум.
Норлатта «Хоккейны чын ир-атлар уйный» девизы астында укучылар, студентлар һәм ветераннар катнашында турнир.
«Боевое братство» һәм ветераннар Советы катнашында «Батырлык дәресләре» уза.
Яшүсмерләр клублары арасында Совет армиясенең 100 еллыгына багышланган рәсем конкурсы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск авангард праздничное мероприятие программа

2
X