Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм мониторингы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 8 марттан 11 мартка кадәр алкоголь продукциясенең сатылу вакытын, шартларын һәм урыннарын тикшереп, мониторинг уздырган.

Яшел Үзән территориаль органының контроль-инс­пекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин аңлатуынча, Яшел Үзәндә алкоголь продукциясен сату вакытын бозу буенча 1 факт ачыкланган. Шулай ук полиция хезмәткәрләре белән  көмешкә сату буенча да бер очрак фаш ителгән.
«Татарстан Республикасы  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» порталының (uslugi.tatarstan.ru)  «Халык контроле» системасында  гражданнардан  алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә булган закон бозулар буенча  сигналлар кабул ителә. Моның өчен мөрәҗәгать җибәрергә кирәк. Ачыкланган фактлар турында уведомлениеләр уведомление бирүченең үзенә  һәм сайт модераторына гына күренәчәк. Исегезгә төшерәбез, әгәр дә хәбәр расланган очракта,  гариза бирүчегә 1дән алып 3 мең сумга кадәр  акчалата бүләк бирелә.  Бөтен сораулар белән  8(843 71) 5-85-15 һәм 8(84371) 5-86-72 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев