Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм көнендә Яшел Үзәндә ике үтерү һәм бер үз-үзенә кул салу факты булды

Алкоголь элеккегечә кешеләрне упкынга этәрә: бәйрәм көннәрендәге эчкечелек Яшел Үзәндә ике үтерүгә һәм бер кешенең үз-үзенә кул салуына китерде.

Юность урамындагы тулай торак бүлмәсендә  Яшел Үзән предприятиесенең берсендә контракт буенча эшләүче өч ир-атның табын артында эчеп утыруы бик кызганыч тәмамлана. Нәтиҗәдә иртәнге өчтә Удмуртиядә яшәүче 40 яшьлек ир  бәхәсне кухня пычагы белән хәл итә. Оренбург өлкәсеннән килгән  37 яшьлек иптәшен  корсагына кадап үтерә. Хәлнең нәрсәдә булуын аңлаган бу ир шул ук пычакны үз күкрәгенә дә батыра. Урынга килгән  Яшел Үзән эчке эшләр хезмәткәрләре  икесенең дә берәр шешә аракы эчкән булуын ачыклый.

Шул ук көнне  Тынычлык урамындагы бер фатирда да беркайда да эшләмәүче  ике яшел үзәнле арасында конфликт килеп чыга. 48 яшьлек ир  44 яшьлек шешәдәшен пычак кадап үтерә. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатыла. Шик астына алынучыны кулга алалар.

Бу елның ике аенда исерек хәлдәге яшел үзәнлеләр тарафыннан 84 җинаять кылынып, шулар исәбендә үтерү, 4 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, юлбасарлык, 22 урлау һәм 11 талау булды.

Лилиана Славкина   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев